«Кызыл йолдызлы язучы А.П. Гайдар»: яхшы китаплар сәгате (12+)

11 февраль көнне, шәһәркүләм массакүләм оборона һәм хәрби патриотик эш айлыгы кысаларында, 15 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Кызыл йолдызлы язучы А.П. Гайдар» дигән яхшы китаплар сәгате уздырды.

Чара балалар язучысы турында «Гайдар алдан атлый» җырын тыңлаудан башланды. Авторның «Тимур и его команда», «Чук и Гек», «Горячий камень», «Голубая чашка», «Военная тайна», «Совесть» һ.б. әсәрләрендә берничә буын укучылары үсте. 
Балалар Аркадий Петровичның тәхәллүсе һәм аның мәгънәсе турында белде, «Тимур и его команда» китабының барлыкка килү тарихы белән танышты. Аркадий Петровичның тормыш юлыннан кайбер фактлар укучыларда кызыксыну уятты: аның өч сеңлесе булуы һәм һәрчак аларны каравы, шуның белән бәйле рәвештә башкалар өчен җавап бирү гадәте барлыкка килүе; 14 яшьлек малай чагында фронтка китүе һәм 16 яшендә полк белән җитәкчелек итүе һ.б. «Совесть» хикәясеннән өзекне сәхнәләштерүдә катнашу балаларны А.П.Гайдар геройларына – үзләре сыман ук малайлар һәм кызларга якынайтты. Белемнәрне ныгытучы «Безнең Гайдар» викторинасында яшь китап сөючеләр тәкъдим ителгән өч җавап арасыннан дөресен сайлап алды. 
Әдәби сәгать «Чук и Гек» китабы буенча төшерелгән фильмнан өзекне карау белән тәмамланды.

Поделиться: